- сөзү
- I. Маңгае белән бәрү-төртү, мөгезе белән төртү-чәнчү (хайван тур.). II. СӨЗҮ – 1. Чүптән, чит катнашмалардан чистарту-арындыру өчен, сөзгеч, иләк, марля кебек вак тишекле әйбер аркылы агызып үткәрү (сыеклыкларны). Шул рәвешле аерып алу (сыеклыктагы каты катнашманы) 2. Җәтмә, сөзгеч кебек нәрсә белән аулау, тоту (балыкны). СӨЗЕП КАРАУ – Бик текәлеп карау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.